Татарстанда кемнәргә түләнә торган озын ял бирәләр?

Хезмәт кодексы нигезендә, хезмәткәләр ел саен түләүле чираттагы ял алырга хокуклы, ул күпчелек очракта 28 календарь көн тәшкил итә. Әмма кайбер категория хезмәткәрләр өчен ял вакыты озынрак каралган.

Түбәндәге хезмәткәрләр озайтылган ял алырга хокуклы:

  • инвалидлыгы булган затлар – кимендә 30 календарь көн;
  • дәүләт гражданлык хезмәткәрләре – 30 көн;
  • прокуратура һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре – 30 көннән 45 көнгә кадәр һәм аннан да күбрәк;
  • һөнәри авария-коткару бүлекчәләре белгечләре – 30 көннән 40 көнгә кадәр;
  • 18 яшькә кадәрге хезмәткәрләр – 31 календарь көн;
  • дәүләт учреждениеләрендә эшләүче фәнни хезмәткәрләр – 36 көннән 48 көнгә кадәр;
  • педагогик хезмәткәрләр – 42 көннән 56 көнгә кадәр;
  • хәрби хезмәткәрләр – хезмәт стажына, шартларына һәм хезмәт үтү урынына карап, 60 тәүлеккә кадәр.

Төп ялдан тыш, өстәмә түләүле ял көннәре түбәндәге шартларда эшләүчеләргә бирелә:

  • нормалаштырылмаган эш вакыты режимында эшләүчеләргә;
  • зарарлы яки хәвефле җитештерү шартларында хезмәт куючыларга;
  • һөнәри спорт өлкәсендә эшләүчеләргә (спортчыларга һәм тренерларга);
  • гомуми практика табибы яки медицина шәфкать туташы булып 3 елдан артык стажы булган хезмәткәрләргә.
ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/dlinnyi-oplacivaemyi-otpusk-komu-polozen-v-tatarstane-6010201

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле