Гонконг гриппының аермалы билгеләре – симптомнарның тиз арада көчәюе һәм аларның нык сизелүе, тән температурасының 38-39 градуска кадәр күтәрелүе. Бу хакта инфекционист Екатерина Болдырева кисәтте.

Кешенең тәне калтырана башларга, тирләргә, башы авыртырга, тәне сызларга, мускуллар һәм буыннар авыртырга, хәлсезлек булырга мөмкин.

«Коры ютәл булырга, тамак авыртырга һәм әчетергә, борын тыгылырга һәм томау төшәргә мөмкин. Бизгәк аркасында балаларның күңеле болгана, косу, диарея була ала», – дип сөйләгән табиб.

Пневмония, отит, синусит, хроник авырулар кискенләшү, бронхиаль астма һәм йөрәк җитешсезлеге кебек өзлегүләр дә килеп чыга ала.

65 яшьтән өлкән кешеләрдә грипп авыррак уза, диде белгеч.

Медицина фәннәре докторы, табиб Дмитрий Еделев, йөкле хатын-кызлар, балалар, хроник авырулары булган кешеләр һәм иммунитет дефициты булган пациентлар куркыныч төркеменә керә, дигән.

«Вирусның инкубация чоры кыска, гадәттә 2 көннән дә артмый. Тирә-юньдәгеләр өчен авыру йоктырган кеше чирнең беренче билгеләре сизелә башлаганчы 1 көн кала һәм авыру башлангач 5-7 көн дәвамында куркыныч тудыра. Әгәр авыру өзлегүләрсез генә уза икән, кискен фаза 4-5 көн дәвам итә», – дип аңлаткан Еделев.

Авырган кеше башта хәлсезлек тоя, күңеле болгана. Температура 40 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин, тән сызлый, һәм баш авырта башлый. Авыруның беренче көннәрендә томау булмый, ул бөтенләй булмаска да, яки аз гына булырга мөмкин.

Табиб сүзләренчә, Гонконг гриппын кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы – вакцина ясату. Моннан тыш, йокыны туйдыру, туклануны төрләндерү, спорт белән шөгыльләнү, кулларны ешрак сабынлап юу, бүлмәләрне җилләтү һәм кеше күп урыннарда бик йөрмәү мөһим.

ЧЫГАНАК: https://radio1.ru/news/zdorove/rossiyanam-perechislili-simptomi-gonkongskogo-grippa/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле