1,5 яшькә кадәрге балага пособие 2026 елда Татарстанда кемнәр ала алачак?

Балалы гаиләләргә ярдәм чараларының берсе – 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча пособие. 2026 елда Татарстанда әлеге түләүне кемнәр алу мөмкинлегенә ия булачак һәм пособие күләме ничә сум тәшкил итәчәк .

Пособие алуга кемнәр хокуклы

Эшләмәүче гражданнар арасында әлеге түләүгә йөклелек чорында, декрет ялын­да яки бала карау отпускы вакытында эштән азат ителгән хатын-кызлар дәгъва итә ала. Шулай ук эшсезлек буенча түләүләр алмаган һәм Социаль фондка иминият взнослары күчермәгән затлар да пособие алу хокукына ия. Моннан тыш, әлеге ярдәм чарасы көндезге бүлектә укучы студентларга да кагыла.

Татарстанда эшләүче гражданнарга килгәндә, хезмәткәр яки индивидуаль эшмәкәр пособие алуны үз исеменә рәсмиләштерә яисә аны башка туганына тапшыра ала. Шул ук вакытта бала карау буенча отпускны теләсә кайсы мизгелдә өзеп, эшкә чыгарга яки укуны дәвам итәргә мөмкин – бу түләү сакланып калуга тәэсир итмәячәк.

2026 елда пособие күләме

2026 елда 1,5 яшькә кадәрге бала карау буенча айлык пособие­нең минималь күләме 733,37 сумга артачак һәм 10 837,2 сум тәшкил итәчәк. Максималь түләү исә 14 025,7 сумга үсеп, 83 мең сумнан артып китәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: пособие­нең төгәл күләме хатын-кызның алдагы ике елдагы керемнәрен исәпкә алып билгеләнә.

ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/15-yaska-kadarge-balaga-posobie-2026-elda-anyn-kulame-ham-tatarstanda-kemnar-ala-alacak-5916234

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле