Шикәр баш мие эшчәнлеген активлаштыра, хәтерне яхшырта һәм кәефне күтәрә. Бу хакта нутрициолог Анна Демина сөйләде.
«Шикәр баш мие эшчәнлеген активлаштыра һәм хәтерне яхшырта. Бу – организмның һәр күзәнәгенә кирәк булган глюкозаны алу өчен иң тиз чыганак. Глюкозаны иң төп кулланучы – баш мие», – дип аңлаткан табиб.
Канда глюкоза түбән булганда, шикәр көчне арттыра һәм кәфене күтәрә, эндорфин – «бәхет гормоны» эшләп чыгара. Баллы ризык ашаганнан соң хәл яхшырып китә, кәеф күтәрелә, арыганлык күпмедер вакытка югала.
Әмма шикәрне кирәгеннән артык ашау шикәр диабеты куркынычын арттыра, кандагы глюкозаны арттыра, тазаруга китерә һәм иммунитетны киметә, дип кисәтте табиб.
ЧЫГАНАК: https://radio1.ru/news/zdorove/nutritsiolog-raskrila-polzu-i-vred-sahara/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

