Бәйрәмгә без әллә ничә төрле салат эшлибез. Һәм аларның барсы да, гадәттә, майонез кушып әзерләнгән була. Әйдәгез, 2026 елны иң тәмле һәм шифалы салат ясап каршылыйк әле, дуслар!
1 стакан тозлы кәбестә, 1-3 балкашык шикәр комы, ярты әфлисун, ярты суган, көнбагыш мае алабыз. Теләгән кешегә бераз әчтерхан чикләвеге өстәргә була. Тозлы кәбестә әчебрәк киткән икән, аны юарга кирәкми. Моның белән сез андагы күп витаминнарны харап итәсез. Иң яхшысы, кәбестәгә шикәр комын күбрәк салыгыз, юка итеп тураклап һәм кайнар суда пешекләп алынган әфлисун (пешекләмәскә дә мөмкин), суган кушыгыз һәм үсемлек мае өстәп болгатыгыз. Шәп сәлат бу!
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-12-30/ya-a-el-tabynyna-shifaly-salat-4525260
–
–

