Шушы җәһәттән берничә киңәш.
Мандарин кабыгыннан шәп нәрсәләр ясап була икән. Шушы җәһәттән берничә киңәш.
Өй җыештыру өчен цитруслы спрей
Мандарин кабыгы + серкә (уксус) = табигый тазарту чарасы. Ул кран һәм көзгеләрдәге майлы тапларны яхшы бетерә.
Әзерләү:
Мандарин кабыгын банкага тутырырга һәм өстенә 9% аш серкәсе агызырга. Ике-өч көн караңгы урында төнәткәннән соң, сөзеп, сиптергечкә тутырырга. Тазартылучы өслеккә сибеп калдырып торыгыз да 5-7 минуттан чүпрәк белән сөртеп алыгыз . Мандарин исе бәйрәм кәефен тудырыр, ә инде әйберегез ялтырап китәр!
Бит өчен мандарин кабыгыннан тоник
Яңа тазартылган 50 грамм мандарин кабыгы өстенә 200 мл минераль су коегыз да 4-6 сәгатькә суыткычка куегыз. Шушы вакыттан соң таза савытка сөзегез. Табигый хуш исле тоник хәтта үтә сизгер тире өчен дә бик файдалы.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2026-01-05/mandarin-kabygy-gyna-dim-gez-4529166 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

