Авиаһәлакәттә Пермь өлкәсе миллионеры, милли җанлы эшмәкәр Ильяс Гимадутдинов һәлак булган, дип языла Baza Telegram-каналында.
Әйтергә кирәк, Ильяс Гимадутдинов ел саен туган ягы Барда районы Үдик авылында грандиоз рәвештә олы итеп Сабантуйлар оештыра торган булган. Әлеге кайгылы хәбәрне Ильяс әфәнденең дусты, шоумен Данир Сабиров җиткерде.
“Тетрәндергеч хәбәр килде. Татар халкы дип, янып яшәгән Ильяс дустыбыз фаҗигале төстә китеп барган. Ул туган авылы Үдикта ел саен грандиоз сабантуйлар уздырган көчле эшмәкәр, кунакчыл дус, моңлы тавышлы, төрле музыка уен коралларында уйный алган бик акыллы, кешелекле һәм бик булдыклы егет иде.
Гаиләсенә, якыннарына сабырлык бирсен. Урының оҗмахта булсын, дустыбыз”, – дип яза артист.

Ильяс Гимадутдинов утырган вертолет “Ашатли-парк” ял базасы янында фаҗигагә юлыккан. “Таттранском” транспорт компаниясе хуҗасы белән бергә аның хезмәткәре, автоколонна җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булган.

Robinson R44 Raven веролеты фирма милкендә булган, якынча мәгълүматлар буенча ул рәсми рөхсәтсез очкан.

“Таттранском” транспорт компаниясе компания Ханты-Манси автономияле округында, Ямал-Ненец автономияле округында һәм Пермь краенда йөк ташу белән шөгыльләнә. Шулай ук фирма нефть-газ чыгару тармагына транспорт хезмәтләре күрсәтә.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

