Пермь краенда шәхси вертолет һәлакәтендә миллионер, «Таттранском» зур транспорт компаниясе учредителе Ильяс Гимадутдинов һәлак булды.
Авиаһәлакәт «Ашатли-парк» ял базасы районында була. Телеграм каналларда язылганча, вертолет рөхсәтсез очыш башкарган.

Фаҗигадә шушы ук фирманың автомобиль колоннасы җитәкчесе Эльмир Коняков та һәлак булган.

Ильяс Гимадутдиновның вакытсыз арабыздан китүе турындагы хәбәр бик күп татар эстрадасы артистларын да тетрәндергән. Алар барысы да Ильяс әфәнденең танылган эшмәкәр генә түгел, ә милләтпәрвәр, татар халкы дип янып яшәүче шәхес булуын сөйли. Очудан тыш, ул музыка белән дә мавыккан – бик оста итеп баянда уйнаган, рус һәм татар телләрендә җырлаган.
“Берничә ел элек, Ришатның концертында “Сандугачны” бәрдем дип, шушы видеоны җибәргән иде Ильяс дустым. Җырчылар көнләшерлек итеп җырлый иде. Көчле рухлы, акыллы, юмарт бик сәләтле, халкыбызның йөзек кашы булып торырлык егет иде. Хаман баштан чыкмыйсың, якыннарыңа сабырлык”, – дип беренчеләрдән булып кайгылы хәбәрне җиткерә шоумен Данир Сабиров.

“Бүген безнең бик тә якын дустыбыз Ильяс вафат булды… Ут чыбыкларына эләгеп, вертолеты һәлакәткә очраган. Урыны оҗмахта булсын. Безгә һәрвакытта да ярдәм итеп тора иде. Милләт дип яшәгән, татар халкы өчен бик тырышкан егет. Ильясның барлык туганнарының авыр кайгысын уртаклашам. Ачык күңелле, зур йөрәкле кеше иде. Бу – якыннарың өчен генә түгел, без – дусларың өчен дә зур югалту. Cезнең белән күрешкәч, кешеләр турында фикерләрем үзгәрә торган иде. Һәрвакыт шундый позитив, оптимист кеше булдың… Бөтен туганнарыңа, гаиләңә сабырлык телим”, – дип яза җырчы Ришат Төхвәтуллин.

“Ильяс дустым, урының оҗмах түрләрендә булсын… Күңел ышанмый… Кылган изгелекләреңне, өздереп тальянда уйнауларыңны, җырлауларыңны, тәмле итеп сөйләүләреңне, кунакчыллыгыңны онытмабыз. Хуш, Ильяс…
Әнисенең, абыйларының, хатынының, кызларының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Артык кунакчыл, әйбәт кеше идең, дустым. Күз тидеме соң…” – ди социаль челтәрләрдә Илсөя Бәдретдинова.

“Ильяяяяс… Күңел ышанмый! Үзәк өзгеч хәбәр бу! Милләтебез өчен зур югалту! Әнисенә, гаиләсенә, якыннарына Аллаһ сабырлык бирсен! Урының оҗмах түрләрендә булсын, Ильяс!” – дип кайгы уртаклашып яза ИБ төркеменең концерт директоры Гүзәл Кәрәмиева.

Вадим Захаров, фаҗига турында ишетү белән үк, Пермь якларына, Ильяс әфәнденең якыннары янына юл тоткан.
“Дуслар, Төмәннән кайтып кына җиткән идем, тагын юлга чыгып китәргә туры килде. Пермь ягына Бардага юл тоттык. Безнең якын дустыбыз Ильяс үзенең вертолеты белән фаҗигале төстә һәлак булды. Айрат белән шунда кузгалдык. Сабырлык телибез туганнарына, берничек тә юата торган сүзләр табып булмый”, – ди җырчы.

“23нче елның ноябре. Бардадан Казанга кайтыр юлга чыктык. Автобусның төбе каткан балчыкка эләгеп, май фильтры янчелеп, двигательдәге бөтен май агып бетте. Төн уртасы. Салкын! Без Бардадан 25 км ераклыкта. Урман эчендә.
Бер шалтырату. Бер шалтыратуда килеп җиттеләр. Маен да, фильтрларын да алып килделәр. Бер сүз дәшмичә Ильяс братым автобус астына кереп тә китте. Менә шундый гади, эчкерсез, кешелекле кеше иде ул! Татар җанлы кеше, милләт дип үлеп торган кеше! Моңлы кеше…
Урының җәннәт түрләрендә булсын, браткаем”, – дип яза алып баручы, шоумен Әбри Хәбриев.

Алып баручы, җырчы Айрат Ильясов исә Ильяс Гимадутдинов белән әле бу җәйдә генә һәлакәткә очраган вертолетка утырып очкан булган.

Ильяс бертуган энесе белән җырчы Эльмира Гыйльфанова һәм Рафил Җәләлиевлар туеның кунаклары булган. Артистлар Ильяс белән бергә төшкән фотоларын куеп: «Урының җәннәттә булсын, Ильяс дустыбыз», – дип язалар.

“Бәхил бул, Ильяс дус! Рәхмәт сиңа! Син милли җанлы, моңлы идең… Ачык йөз белән каршы алдың! Туганнарының авыр кайгысын уртаклашам! Урыннарың оҗмахта булсын!” – дигән җырчы Илназ Сәфиуллин да.

“Татарым дип яшәгән дустыбыз! Ышанырлык түгел”, – ди җырчы Әнвәр Нургалиев.

“Урының җәннәттә булсын. Ышанырлык түгел…” – дигән якташы, шулай ук Пермь өлкәсе Барда районы кызы Чулпан Йосыпова.
Кайгы уртаклашып шулай ук алып баручы Гөлназ Сәфәрова, җырчылар Алия Карачурина, Илдус Садыйков, Зинира һәм Ризат Рамазановлар да язды.

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

