Дилә Нигъмәтуллина абыйсы белән мөнәсәбәтләре авыр булуын әйтте

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина, үзенә килгән бик күп сорауларга җавап итеп, абыйсы, җырчы Булат Нигъмәтуллин белән мөнәсәбәтләре катлаулы булуын сөйләде.

2025 ел минем өчен бик катлаулы булды, бу хакта инде әйткән идем. Ләкин бу – минем әти белән генә бәйле әйбер түгел. Тема, дуслар, абый белән мөнәсәбәтләр турында. Хәзер инде барыгыз да үз вариантларыгызны яза башларсыз, фикерләр, комментарийлар язылыр. Шуңа да алдан ук искәртеп үтәсем килә. Без абый белән бу темага сөйләшмәскә булдык. Нинди гауга булды, нәрсә булды безнең арабызда – бу бары тик безнең арада гына кала торган әйбер.

Әлбәттә, дуслар, бу – бер момент яки бер ел эчендә генә уйланган эш түгел. Бу – инде күп еллар дәвамында килгән карар. Ничек кенә авыр булса да, бу хакта әйтергә мәҗбүрмен. Дуслар, һәр әйбернең ахыры булган кебек, безнең дә «Абый белән сеңел» проектының ахыры якынлашкандыр, – диде Дилә.

Җырчы, чыннан да, фикерләр күп булачагын уйлап ялгышмаган. Берничә сәгать эчендә дә әлеге пост янында бик күп комментарий калдырганнар. Язылучыларының бер өлеше, Дилә белән Булат авыру әтиләрен карамас өчен конфликтка кергәндер, дип саный. Мал бүлешкәннәр, дип уйлаучылар да бар. «Соңгы вакытта популярлыгы югалып баручы Дилә Нигъмәтуллина өчен бу – чираттагы пиар», – дип язып калдыручылар да бар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/axyry-yakynlaskandyr-dila-nigmatullina-abyisy-belan-monasabatlare-avyr-buluyn-aitte-5877707

Бәйле