Кайсы очракта эшкә бармаска ярый?

Табигый бәла-казалар вакытында, әгәр тормыш өчен чын куркыныч булса, хезмәткәрләрнең эшкә чыкмаска хокукы бар. Бу хакта ФНПРның баш техник хезмәт инспекторы Алексей Безюков сөйләгән.

«Кар көртләре, янгыннар, су басулар, җир тетрәүләр кебек гадәттән тыш хәлләр, ягъни хезмәткәрнең тормышына реаль куркыныч янаган очраклар, гадәттән тыш хәлләрнең нәтиҗәләрен бетерүдә катнашмаган кешеләргә эшкә чыкмаска мөмкинлек бирә. <…> Иң беренче чиратта гадәттән тыш хәл турында эш бирүчегә хәбәр итәргә кирәк», – диде ул.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, вазгыятьнең чыннан да куркыныч булуын һава торышы хезмәтләреннән, юл яки транспорт оешмаларыннан алынган мәгълүмат, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларындагы хәбәрләр нигезендә раслап була.

«Әлбәттә, барлык эш бирүчеләр дә мондый позиция белән килешми, өстәвенә, хезмәт законнары эш урынында булмау өчен «җитди сәбәп» төшенчәсенә төгәл билгеләмә бирми. Әмма, шуңа да карамастан, судлар, хәтта Югары суд та, хезмәткәр ягында була һәм эш бирүчегә кешене эшкә чыкмаганы өчен статья белән эштән куарга юл куймый», – дип йомгаклады Безюков.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20260115/rabota-2067955747.html

Бәйле