Җырчы Алсу Фазлыева хастаханәгә эләккән

Җырчы Алсу Фазлыева, авырып, хастаханәгә эләккән. Артист үзенең сәхифәсендә хейтерларының һәр начар хәбәрне сөенеп кабул итүе хакында яза һәм сәламәтлекне авырый башлаганчы ныгытырга кирәк булуы турында әйтә.

«Ни өчендер кайбер язылучыларым мине терминаторга тиңли. Имеш, минем чирләргә, гомумән, хакым юк. Бераз гына томаулап торсаң да: «Сез бит витаминнар эчәсез, нигә булышмый?» – дип яза башлыйлар.

Әйе, эчәм. Һәм шунысын әйтим: үземнең халәтемне, энергиямне 10 ел элекке Алсу белән чагыштырсам, бүгенгесе күпкә яхшырак. Элеккечә еш авырмыйм, салкын тигәнен, герпесның кайчан чыкканын да хәтерләмим… Ә бит без һәрвакыт кеше арасында йөрибез: ике эшебез дә шуны таләп итә, бүлмәдә генә бикләнеп эшли торган эш түгел.

Әй, минәйтәм, Аллам сакласын, үлә-нитә калсаң, хейтерлар шундый бәйрәм оештырыр иде. Шунда ук нәрсәдән үлгәнеңне «белеп», диагнозлар куеп, тотлыга-тотлыга, шул хәбәрне таратырлар иде.

Мин терминатор түгел, мин – кеше! Чирләргә дә, үләргә дә мөмкинмен.

Бизнес буенча без төрле укуларда, семинарларда катнашабыз. Шунда алган белемнәргә таянып, организм өчен даими профилактика чараларын кулланырга кирәк икәнен аңладым. Витаминнарны рационга кертү, су эчү, эшне генә түгел, ялны да көйли белү, сәяхәт итү, канәгать була белү – болар барысы да профилактикага керә. Аннары, өстәвенә, мин клиникаларга да йөрим, эчке яктан да профилактика ясыйм. Дәвалануга караганда профилактика күпкә яхшырак!

Ни өчен без авыргач кына хастаханәгә барабыз соң? Машинагызны күпмедер чакрым үткәннән соң ТОга алып барасыз бит – ватылганын көтмисез», – дигән Алсу Фазлыева.

«Исән-сау терелеп чыгыгыз, Алсу. Көчле һәм сәламәт булыгыз»;

«Тизрәк терелегез һәм беркемне дә тыңламагыз. Сез – бик акыллы хатын-кыз һәм минем өчен шәхси үрнәк»;

«Кеше чирләмичә тормый инде, үткенче чирләр булсын», – дип кәефен күтәрергә тырышкан язылучылары Алсуның.

«Бу артистларны аңлап бетермим. Әле берсе система астында ятканын интернетка куя, әле икенчесе. Аннан комментарийлар ошамый. Бөтенебез дә кешеләр, система куйдырмаган кеше юктыр инде ул. Ник һәр адымыгызны интернетка куясыз? Ник кирәк икән ул?» – дип тә язганнар.

Алсу Фазлыева авырый: «Үлә-нитә калсаң, хейтерлар бәйрәм оештырыр иде...»

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/alsu-fazlyeva-avyryi-ula-nita-kalsan-xeiterlar-bairam-oestyryr-ide-5877788

Бәйле