Җырчы Римма Никитинаның коты алынган.
- Бүген миңа шундый хәбәр килде, мин аннан шок хәлендә калдым, дөресрәге, котым алынды. Ниндидер Дмитрий мине банкетка 400 меңгә саткан, юл һәм яшәү өчен тагын 100 мең сораган. Шулай итеп, 7 февральгә Самара өлкәсенә барырга 500 мең сум акча сораган. Беркайчан да мондый бәяләр куйганым булмады. Зинһар, алданмагыз. Мин һәрвакыт заказларымны үзем кабул итәм, миңа турыдан-туры социаль челтәрләрдә языгыз, мин үзем телефон номерымны бирәм һәм заказларны кабул итәм. Кайвакыт миңа концерт директоры Руслан ярдәм итә, шуңа күрә уяу булыгыз, чит кешеләргә алдана күрмәгез, – дип яза җырчы.
Бу хәл “ВКонтакте”да килеп чыккан. Мошенниклар үзләрен Римма Никитина чыгышларын оештыручылар дип таныштырган һәм җырчы битендә шәрехләр калдырган кешеләргә үзләре язган.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-01-20/yarty-million-sumga-satkannar-4543010
–
–

