Татарстанда климатик яз 20 марттан соң тулысынча урнашачак. Бу хакта «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр иткән.
«Уртача тәүлеклек температура 0 градустан югары булырга тиеш», – дигән белгеч. Нәкъ менә шушы күрсәткеч климатик язны фаразлауда төп фактор булып тора.
Кар һәм боз катламы эрүен дә исәпкә алган фенологик яз соңрак башланачак. Кечкенә һәм зур елгаларда боз кузгалу апрель уртасыннан иртәрәк булмаячак, дигән Ильин
«Татар-информ»
–
–

