Ә билетлар сатылган…
Җырчы Алия Төхвәтуллинаның (Карачурина) Казандагы концерты вакытында хәле начарлануы турында хәбәр иткән идек. Ул башка урыннарда планлаштырылган концертларын күчерергә мәҗбүр. Бу хакта алар Ришат Төхвәтуллин белән социаль челтәрдә болай ди:
– Дуслар, хәерле сәгатьтә. Концертлар буенча видео яздырырга булдык. Алиянең сәламәтлегенә бәйле рәвештә концертларның күбесе булмаячак. Уфа концертына кадәр, бәлки, терелеп җитәр. Бүген Арчага Алия урынына мин киләм. Каршы булмасагыз.
– Бик нык гафу үтенәм, – дип кушыла аңа Алия. – Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Шуңа күрә бераз ял итәргә булдым. Уфа концертына кадәр булса да терелергә иде. Калган концертларга бара алмыйм. Сәламәтлегем мөһимрәк.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2026-02-28/aliya-karachurinany-kontsertlary-bulmayachak-4596645
–
–

