Май бәйрәмнәрендә ничек ял итәчәгебезне аңлаттылар

Безне май аенда озын яллар көтә. Биредә сүз өчәр көнгә сузылган ике ял чоры турында бара.

Россиядә яшәүчеләрне май бәйрәмнәренә багышланган 6 ял көне көтә. Хөкүмәт сайтына урнаштырылган производство календаре шул хакта сөйли.

Бәйрәм көннәре ике өлешкә бүленәчәк. Беренчесе җомга  – 1 майдан якшәмбе – 3 майга кадәрге чорны үз эченә ала. Икенче өлеше шимбә – 9 майдан дүшәмбе – 11 майга кадәр дәвам итәчәк.

Шул рәвешле апрель азагындагы эш атнасыннан соң рәттән 3 көн ял итү мөмкинлеге бирелә. Аннары, 4 көн эшләгәннән соң, янә 3 көнлек озын ял башлана.

Бәйрәм көннәре алдыннан эш көне озынлыгын 1 сәгатькә кыскарту да күздә тотылган әле. Шулай итеп, 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме алдыннан – 30 апрель, Җиңү көне алдыннан –  8 май кыскартылган эш көненә әйләнә.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/news/mai-bairamnarenda-nicek-ial-itacagebezne-anlattylar-113071

Бәйле