Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар күченергә җыеналар?

Җырлы гаилә Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар күченергә җыена. Алар яңа фатир сатып алган. Бу хакта Алия сторисларында, язылучыларының сорауларына җавап биргәндә әйтте. Алия сүзләренчә, алар зуррак фатирга күченергә ниятлиләр. Әлегә вакытта артитстларның яңа фатирында ремонт бара.

Кайбер язылучылары Алиядән ремонтның кайбер элементларын күрсәтүен дә үтенгәннәр.

«Ремонт процессында проекттагы кайбер нечкәлекләрне үзгәртү теләге туды. Шуңа күрә әлегә берни дә күрсәтәсем килми. Аллаһ боерса, ремонт төгәлләнеп, күченүгә үк, әкренләп барысын да күрсәтә башлармын», – дигән ул.

Алия белән Ришат, күченү белән үк уллары Алимны балалар бакчасына бирергә уйлауларын да әйткәннәр.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/aliya-ham-risat-toxvatullinnar-kucenerga-yena-5878701

Бәйле