Фирдүс Тямаев кечкенә кызын күрсәтте

Җыр-моңга гашыйк Резидә һәм Фирдүс Тямаевлар гаиләсендә үсеп килүче кечкенә кызчык – Мәрьямгә ике яшь тулган. Уллары Кәрим һәм Раян белән Фирдүс Тямаевның язылучылары күптән таныш. Ә менә Мәрьямне җырчы күрсәтмәде диярлек. Бу юлы Фирдүс искәрмә ясарга булган. «Фото-видеосын бер дә куйган юк. «Тьфу» дип карагыз. Бүген кызым Мәрьямнең туган көне», – дип язып, җырчы сабый белән матур видео урнаштырды.

Мәрьямнең исә артистлар гаиләсендә үсүе күренеп тора. Торт алып чыкканда үзенә атап башкарылган «Туган көн» җырына боргала-боргалана бии, куллары белән матур хәрәкәтләр ясый.

Җырчының язылучылары да Мәрьямне бик яратып караганнар. «Әнисенең копиясе булган. Аллаһы Тәгалә үзенә ак бәхетләр бирсен», «Күзләр тимәсен. Әти-әни канаты астында, бәхете белән үссен», – дип язалар.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/tfu-dip-karagyz-firdus-tyamaev-keckena-kyzyn-kursatte-5878792

Бәйле