“Аларга барысы да тиз һәм җиңел булсын”

Җырчы Ризат Рамазанов зумерләр буынына зарланды — алар эшкә җиңел карый һәм тиз эштән китә. 

Аның сүзләренчә, биючеләрне, бигрәк тә ир-атларны табу бик авыр.

– Бүгенге көндә мәдәният институтында биючеләрне әзерләү өчен бюджет урыннары бүленмәгән. Кем баланы 150 мең сумга биючегә укытырга әзер? Хәтта биючегә укып, диплом алсалар да, алар бу юнәлештә эшләячәкме? Хәзер зумерлар буыны үсеп җитте. Аларга барысына да җиңел һәм тиз ирешергә кирәк. Без аларга биюләр куябыз, костюмнар тегәбез, өч ай концерт сезонына әзерлибез, ә алар торалар да эштән китәләр. Шуңа күрә без сезонны эшләп бетерү өчен егетләр белән бер елга килешүләр төзегән чорлар булды. Без, үз чиратыбызда, артистларыбызны тәмле итеп ашатырга, аларны чиста, пөхтә номерларга урнаштырырга тырышабыз. Алар безгә балаларыбыз кебек, – ди Ризат Рамазанов.

Рамазанов сүзләренчә, татар эстрадасында артистлар күп булса да, үз командасы белән гастрольләрдә йөрүчеләрне бармак белән санарлык.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/zinira-rizat-ramazanovlar-estradada-eslau-eldan-el-avyrlasa-in-koclelar-gena-kala-5878881

Бәйле