«Мин бу үзәкнең барлыгын белгәч тә килермен дигән идем, әмма, үзегез беләсез, хатын-кызның үзенә вакыты җитми. Көндәлек эш, гаилә, иҗат, балалар… Төрле сәбәпләр чыгып кына тора. Инде Аллаһка тапшырып, бүген мин монда.
Монда кемдер – ябыгыр, кемдер – төрле авырулардан арыну, сәламәтлеген ныгыту, кемдер депрессиядән чыгар өчен, ә кемдер хәтта балага узар алдыннан чистарынырга килә. Мин үзем чистарынырга, ябыгырга, сәламәтлегемне ныгытырга килдем.
Биредә яшәү рәвешен үзгәртү, ач тору ярдәмендә сәламәтлекне яхшырту ысулларына өйрәләр. 3, 6, 10, 14 көнгә килүчеләр бар. Мин 6 көнгә килдем», – дип сөйли ул үзенең әлеге карары хакында.
Артист үзенең сәхифәсендә көндәлек режимы һәм хәлләре турында сөйләп бара. Җырчы 3 көндә 3 килограмм авырлыгын ташларга өлгергән дә инде.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/inde-3-kilogramm-liliya-mullagalieva-ac-toryp-yabygu-uzagena-kilgan-5879161

