Җырчы Ринат Рахматуллин хатыны Динараның туган көненә сюрприз ясап, аны ял итәргә Болгарда урнашкан кыйммәтле кунакханәгә алып килгән. Ялга алар үзләре белән Динараның кечкенә улын да алганнар.
«Ринат мине гаҗәпләндерүдән туктамый. Төнге 12дә үзем кадәр букет бүләк иткән иде. Инде хәзер кунакханәгә алып килде. Без әле килеп урнаштык кына. Монда бер дә булганым юк иде, нык матур. Хәзер рәхәтләнеп ял итәчәкбез», – дип сөйләде бу хакта Динара сторисларында.
Динара сүзләренчә, Ринат Рахматуллин аны гел шулай сөендереп тора икән. «Әле болай итеп туган көнемне уздырганым юк иде», – дип билгеләп үткән ул.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/rinat-raxmatullin-xatynynyn-tugan-konena-syurpriz-yasagan-5879312
–
–

