Рәшит Ваһапов фондында эшләгән яшь җырчы Рузилә Бәдретдинова фонд белән судлашып йөргән иде. Ниһаять, бик озак еллар барган суд процессларына нокта куелган. Бу хакта Рузилә үзенең сәхифәсендә язды.
«Мин ирекле! Мин хәзер беркемгә дә акча тиеш түгел. Ниһаять, судлар тәмам… Бернинди фондка да, оешмаларга да, физик һәм юридик затларга да мин берни дә тиеш түгел!!!
Моңа үзем дә ышана алмыйм. Зур түземлек белән эшләгән чын профессионал юристларыма рәхмәтлемен. Алар минем белән тәүлек буе элемтәдә тордылар һәм бик яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр. Гаделлек һәм минем яклы булган һәр кешегә рәхмәтләремне җиткерәм. Миңа терәк булган гаиләм һәм якыннарыма, Ильмир Әзһәмов һәм Оскар Усмановларга суд эшләрендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт. Мин бәхеттән елыйм», – дип яза ул.
Узган елның җәендә Рузилә Бәдретдинова «Интертат»ка Ваһапов фонды белән судларның төгәлләнүе хакында сөйләгән иде инде. Ләкин ул чакта барысы да хәл ителеп бетмәгән, фонд апелляциягә бирү сәбәпле, җырчы янә суд юлларын таптарга мәҗбүр булган.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ruzila-badretdinova-sudlar-tamam-baxettan-elyim-5879307

