Дуңгыз гриппы таралырга тора. Мәскәү белгечләре шундый фаразлар әйтә башлады. А(H1N1)09 вирусы һәм В гриппы иң куркыныч штаммнар санала. Соңгы айда алар активлашкан, Россиянең төрле төбәкләрендә 5 кеше бу штаммнардан һәлак булган.
А (H1N1)09 штаммы вируслы пневмония китереп чыгара алуы белән куркыныч. Бигрәк тә хроник авырулы кешеләр, өлкәннәр һәм балаларда үпкә чире башланырга мөмкин. Авыру сезонлылык – декабрь, гыйнвар бәйрәмнәрендә туганнар, дуслар белән еш күрешү, бәйрәмнәр аркасында да тарала.
А(H1N1)09 штаммыннан Ульяновск, Мәскәү, Новосибирск, Воронеж өлкәләрендә һәм Байкал аръягы краенда инде 5 кеше үлгән. Алар арасында 95 һәм 72 яшьлек пенсионерлар, шулай ук ДЦП авыруы булган 5 яшьлек бала бар. Берсе дә прививка ясатмаган булган.
Хәзер хастаханәләр һәм поликлиникалар дезинфекцияне көчәйтә һәм медицина учреждениеләрендә йоктыру куркынычын киметү өчен, өстәмә саклау чаралары кертәләр.
чыганак: https://intertat.tatar/news/dungyz-grippy-taralyrga-tora-5-kese-halak-bulgan-inde-5870623 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday