Табибка баргач, телне күрсәтү – гадәти хәл. Белгеч диагноз куюны иң элек әнә шуннан башлый. Баксаң, телгә карап, 14 төрле чирне ачыклап була икән. Күптән түгел белгечләр шундый нәтиҗәгә килгән. Моннан тыш табиблар телнең күп кенә башка билгеләренә дә игътибар итәргә өнди.
Кайсы нәрсә өчен җаваплы?
Тел очы – йөрәк һәм үпкәне, аның урта өлеше – ашказаны, бавыр, үт куыгы эшчәнлеген контрольдә тота. Тел тамыры исә – эчәклек, аның ян-яклары бөернең торышы турында сөйли. Сәламәт кешенең теле, гадәттә, эренле катламсыз, алсу төстә була.
Тел төсе. Ни гаҗәп, ел фасылына карап, телнең төсе дә үзгәрергә мөмкин икән. Әйтик, җәй көне тел кызгылт төстә булса, көз һәм язга таба алар саргылтрак рәвеш ала, ди белгечләр. Телнең төсен ашалган ризык, артык кайнар ашлар, эчелгән дару һәм теш протезы да үзгәртергә мөмкин. Табибларның – үз мантыйгы. Агарып торган тел – организмның зәгыйфьләнүе (истощение), кызыл төстә булса, йөрәк, үпкәдәге кимчелекләр, кан авырулары барлыгы турында сөйли. Тел караңгы төстә булса, хәлләр тагын да мөшкелрәк дигән сүз. Ялтырап торган шома тел исә – анемия, шәмәхә тел – куркыныч стадиягә җиткән кан һәм үпкә авырулары, зәңгәр тел йөрәк-кан тамыры системасында, бөерләрдә чир барлыгы турында кисәтә. ВИЧ йоктырган яки бик озак антибиотиклар эчкән кешенең теле исә карала.
Эренле катлам. Тел өстендә шундый үзгәреш күзәтелсә, организмга колак салыр чак җиткән дигән сүз. Ул сары төстә булса, ашкайнату системасында, бавырда үзгәрешләр булырга мөмкин. Ак төстәге катлам исә – эч кату, коңгырт төстәгесе сулыш һәм ашкайнату системасындагы проблемалар турында кисәтә. Бу катлам телнең үзәгендә урнашса, табиб эчәклек һәм бөерләрне тикшерттерергә мөмкин.
Тәм сизмәү. Кеше баллы, ачы, төче һәм тозлы тәмнәрне сизми башласа, кичекмәстән нерв, эндокрин системаларын тикшертергә кирәк.
Төер, сызык, сикәлтәләр… Телдәге төерләр – организмга В12 витамины, тимер җитмәү, юл-юл сызыклар – сифилис, сикәлтәләр кешедә Крон яки колит авыруы барлыгы турында сөйли.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/01/160400/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday