Бер бәхетең булмагач…

«Басылып үскән баланы соңыннан да кимсетәләр икән».

«Бер яратылмаган бала соңыннан да яратылмый икән. Кызык. Хәзер хаклы ялга чыгып, уйланырга вакыт күп булган саен балачак искә төшә.

Без җиде бала үстек. Мин — дүртенчесе. Һәм, нигәдер, барлык нәрсәне, эшне дә, укуны да миннән таләп иттеләр. Әти генә түгел, әни дә нык усал булды. Шулай да иң ныгы миңа эләгә иде. Техникум тәмамлап, өйдәгеләрдән качып, кияүгә чыгып китем. Әмма басылып үскән баланы башкалар да баса икән. Ике бианай белән яшәдем. Икәүләп күрмәгәнне күрсәттеләр. Ирем дә өстемнән йөрде, «Син миннән башка кемгә кирәк?» дип мыскыл итә иде.

Бер кыйнавыннан соң авылга кайтып киттем. Әти белән әнием, битемә бәргечләп-суккалап, «Чыккач — яшә!» дип, иремә кире илтеп, калдырып киттеләр. Шуннан соң ирем алдында бөтенләй кадерем булмады. Бианайлар үлеп, малайлар кул арасына кергәч кенә ирем ипләнде. Әмма гомер үткән дә киткән. Хәзер ирем белән икебез ике бүлмәдә яшибез. Минем аны күрәсем дә килми…»

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-01-28/ber-b-hete-bulmagach-4099520

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле