Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат Таҗетдиновның хатыны Рәйсә ханым вафат. Бу хакта Камал театры социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә хәбәр итте.
«Театрыбыз өчен бик якын һәм хөрмәтле кешебез, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ринат абый Таҗетдиновның хатыны Рәйсә Измаил кызы вафат булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры коллективы исеменнән кызларының, туганнарының, дусларының тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ходай Сезгә тирән хәсрәтегезне күтәрә алырдай көч, сабырлык бирсен! Җаны тыныч, урыны җәннәттә булсын», – диелгән анда.
Ринат Таҗетдинов исә 2024 елның октябрендә бакыйлыкка күчкән иде.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/161719/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—