Ике яшьлек бала автомобиль ишеген эчтән үзе бикләгән. Һәм йоклап киткән…
МЧСның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген Сибайда ашыгыч хезмәтләргә машинада ике яшьлек кыз бикләнеп калган, ә ата-анасы ача алмый, дигән мәгълүмат килгән.
Урынга килгән коткаручылар махсус инструментлар ярдәмендә ишекне ачып, баланы әти-әниләренә тапшырган. Ачыкланганча, олылар сабыйны креслога утырткан арада ачкычлар аның кулында булган. Ул ике тапкыр төймәгә баскан һәм ишекләр бикләнгән. Шуннан соң сабый йоклап киткән…
Сак булыгыз! Мондый уеннан уймак чыгарга да мөмкин.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-02-12/sabyy-mashinada-bikl-nep-kalgan-4118534 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—