Данир Сабиров белән көтелмәгән хәл булган

 Юмор остасы, җырчы Данир Сабров Бөгелмәгә концерт куярга баргач, тамаша башланыр алдыннан мәдәният йортына килгән халыкны эвакуацияләгәннәр.

Кемдер шалтыратып, бинага шартлаткыч куелуы турында шаярып хәбәр иткән. Полиция, янгын сүндерү хезмәткәрләре килеп, бинаның эчен-тышын тикшергәннәр, шуннан соң гына халыкка керергә рөхсәт булган.

Концерт алдыннан Данир социаль челтәрләр аша тамашачыларына мөрәҗәгать иткән: «Вакытында башлап булмады бит әле концертны. Гел син уйлаганча гына бармый шул. Килгән идек, полиция, » пожарный» машиналары тора — кемдер шалтыраткан. Шулай инде ул, зур артистлар килер алдыннан бөтен җирне башта тикшерәләр.(көлә). Ә болай, халык белән тышта бик күңелле вакыт үткәрдек, концерт алдыннан бераз саф һава суладык» , — дигән җырчы.

чыганак: https://t.me/tatartoday/75040

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле