Россиялеләр пенсиягә гаризасыз гына чыгачак, диләр…

2026 елдан башлап россиялеләр пенсиягә автомат рәвештә, гариза бирмичә генә  чыга алачак.

Сенатор Ольга А Епифанова хәбәр иткәнчә, социаль фонд пенсия яшенә җитәргә бер ай кала түләүләрне мөстәкыйль билгеләячәк, гражданнарга пенсия күләме һәм киләчәктә түләүләрне арттыру өчен аны кичектерү мөмкинлеге турында хәбәр итәчәк.

Кичектерүне социаль Фондка тиешле гариза биреп алырга мөмкин булачак, дип өстәгән сәясәтче. «2026 елда картлык буенча пенсиягә чыгу хокукына 15 ел стаж һәм 30 шәхси пенсия коэффициенты булганда 59 яшьлек хатын-кызлар һәм 64 яшьлек ир-атлар ия булачак», – дигән Епифанова.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/02/162871/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле