1 апрельдән социаль пенсияләр 14,75 процентка арта. Бу турыда РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковк хәбәр итә.
Социаль пенсияләрне ел саен 1 апрельдә индексациялиләр. «Социаль пенсияләрне һәм дәүләт пенсия белән тәэмин итү түләүләрен арттыру 4,2 млн кешенең керемен арттырыга мөмкинлек бирә», – дигән министр.
Моның өчен федераль бюджетта 85 млрд чамасы акча бүленгән.
Социаль пенсияне иминият пенсиясен билгеләү өчен расланган стажы җитмәгән кешеләр ала. Шулай ук бу түләүне инвалидларга, туендыручысын югалткан кешеләргә бирәләр.
Хезмәт министрлыгы белешмәсе буенча, Россиядә социаль пенсия алучы 3,5 млн чамасы кеше һәм дәүләт пенсия тәэмин итү түләүләрен алучы 700 мең чамасы кеше бар.
Алар арасында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, «Блокададагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче» билгеләре белән бүләкләнүчеләр, радиацион һәм техноген катастрофаларда зыян күрүчеләр һәм аларның гаилә әгъзалары, очу-сынау составы хезмәткәрләре бар.
чыганак: https://ria.ru/20250219/pensii-2000357015.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday