Рөстәм Нәбиев зур бүләккә ия булган

Авыр хәлгә очрасагыз, аның тормыш юлына игътибар итегез.

Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев  –  Русиянең “Знание”  җәмгыяте тарафыннан булдырылган “Белем. Премия” мәгърифәтчелек бүләге лауреаты. Якташыбызны «Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше» өлкәсендә мәгарифкә керткән өлеше өчен» номинациясендә билгеләп үттеләр.

Бүләкләү тантанасы 27 февральдә Мәскәүнең “Россия” милли үзәгендә узды. Нәбиевка каучуктан ясалган кубны, көч һәм ныклылык символы буларак, сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко тапшырды.

“Сәламәтлек саклау министры кулыннан бүләк алу – зур мәртәбә”, – дип язган блогер социаль челтәрләрдә тантанадан соң.

Оештыручылар Рөстәм Нәбиевнең спорттагы казанышларын дәрәҗәле бүләк дип билгеләдләр. Исегезгә төшерәбез, якташыбыз, бары тик кулларына таянып,  дөньяда алты тау башына менгән беренче кеше булды. 2020 елда РФ һәм Европаның иң югары ноктасы — Эльбрусны (5642 м) яулаганнан соң Русиянең рекордлар китабына керде. Бер елдан соң кулларында 8 мең биеклектәге Манаслу (8163 м, Непал) түбәсенә барып җитә.

Рөстәм Нәбиевка карата төрле кешенең фикерләре төрлечә. Шулай да аның искиткеч тырыш, көчле, нык, уңган, аяксыз калган хәлдә дә төшенкелеккә бирелмәвен инкарь итү мөмкин түгел. Афәрин, Рөстәм! Синең тормыш юлың – күпләргә үрнәк!

чыганак: https://omet-rb.com/news/yoldyzlar-tormyshynnan-/2025-02-28/r-st-m-n-biev-zur-b-l-kk-iya-bulgan-4140515

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле