Татарстанның халык артисты, танылган җырчы Ришат Төхвәтуллинның күңелле яңалыгы бар.
Ул бүгеннән Башкортостанның халык артисты. Мактаулы исемне аңа Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тапшырды. Куанычлы хәбәр белән җырчы социаль челтәрләрдә уртаклашты.
«Бу минем өчен зур дәрәҗә һәм шатлык!» дип язып куйган Ришат. Мактаулы исем тапшыру чарасында Ришат «Элмәлек» җырын башкарган. Ришат Төхвәтуллин 2018 елда Башкортстанның атказанган артисты исемен алган иде. Ул шулай ук Татарстанның атказанган артисты һәм Татарстанның халык артисты исемнәренә иясе.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/03/163981/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
—
—