Машиналар су астында, эвакуация бара…

Чиләбе өлкәсенең Аша шәһәрен су баса башлаган.

Чапаев һәм Козинский бистәләрен су баскан инде. Аша районы администрациясе хәбәр иткәнчә, кисәк җылыту һәм көчле яңгырлар аркасында, шәһәрдән югарырак Сим елгасында боз кузгалган. Боз кисәкләре «затор» китереп чыгарган.

Ашада эвакуация башланган, җирле кунакханәдә 50 урынлык вакытлыча тору урыны ясалган. Сим елгасы шулай ук автомобиль трассаларын да баса, аларның берсендәге участок өлешчә ябылган. Кичә җирле халык Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районында Ольгинская плотинасын юдырып алып киткәнен хәбәр итте.

Видеоларда күренгәнчә, машиналар су астында калган, урамнан зур техника көчкә уза. «Коточкыч!» – ди видеода бер ир-ат.

 чыганак: https://intertat.tatar/news/masinalar-su-astynda-evakuaciya-bara-cilabe-olkasendage-saharne-su-basa-5871771

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле