Балалар бакчалары рейтингы төзелде. Балагыз нинди бакчага йөри? [исемлек]

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстандагы балалар бакчаларының рейтингын тәкъдим итте. 19 августта ул Лаешта мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең август киңәшмәсендә ясаган чыгышында “Татарстан Республикасының ел балалар бакчасы” республикакүләм конкурста катнашып, алдынгы позициягә чыккан 15 учреждениене атады.

Балалар бакчалары рейтингы: алдынгы 15 учреждение 

Әлмәт шәһәренең 57 нче, Казанның Яңа Савин районының 151 нче, Түбән Каманың 89 нчы, Яр Чаллының 104 нче, Бөгелмәнең 14 нче прогимназиясе, Казанның 131 нче бакчасы, 29 нчы прогимназиясе, Мамадыш шәһәренең 4 нче, Баулы шәһәренең 2 нче, Арча шәһәренең 4 нче, Кукмара районының 1 нче, Балтачның 4 нче, Байлар Сабасының 5 нче, Биектауның “Бәләкәч”, Актанышның 7 нче балалар бакчалары – алдынгылар рәтендә.

Энгель Фәттахов республикада мәктәпкәчә белем бирүне үстерүдә сыйфатның иң әһәмиятле булып калуын билгеләп узды. Министр әйтүенчә, 2013 нче елдан 2015 нче елга кадәр Татарстанда 158 яңа балалар бакчасы төзелгән, 30 меңнән артык урын булдырылган. “Бу 3 яшьтән алып 7 яшькә кадәр һәр баланы урын белән тәэмин итү мөмкинлеге бирде”, ди ул.

Балаларны бакчага урнаштыру рейтингы: алдынгылар һәм артта калучылар

Балаларны балалар бакчасына урнаштыру рейтингында Апас, Кайбыч, Яңа Чишмә, Кама Тамагы, Теләче, Зәй, Саба, Актаныш, Мөслим, Әлмәт, Аксубай, Лаеш, Әгерҗе, Лениногорск 100 процент диярлек дәрәҗәдә урын белән тәэмин итүчеләр. Буа, Кукмара, Ютазы, Казан, Арча Биектауда 3 яше тулып та, бакчага йөри алмаучы балалар күбрәк.

3 яшькә кадәрге балаларны 100 процент дәрәҗәдә урын белән тәэмин итә алган районнар арасында Чүпрәле, Кайбычны билгеләп үтәргә мөмкин. Питрәч, Биектау, Кукмара, Казан, Арча, Яр Чаллыда — иң түбән күрсәткечләр.

“Балалар бакчасы ул – баланы карау, тәрбияләү урыны гына түгел, белем бирү процессын алып бара торган оешма да. Быел мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә Федераль дәүләт белем бирү стандартын гамәлгә кертү буенча эш дәвам иттерелде. Татарстан шартларын исәпкә алып, балаларга мәктәпкәчә белем бирүнең төбәк программасы эшләнде. Безнең бурыч – баланы башлангыч мәктәпкә яңа стандартлар буенча әзерләү”, дип белдерде Фәттахов.

Министр сүзләренә караганда, мәктәпкә әзерлек буенча тикшеренү нәтиҗәләре балаларның стандартны яхшы гына үзләштерүен күрсәткән. Тикшерелгән беренче сыйныф укучыларының бары тик 4 проценты гына яза белмәгән, 90 проценттан артыгы саный белгән.

Фәттахов Татарстанда педагогларны югары квалификацияле итеп әзерләүгә дә зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Бөгелмәнең “Журавушка” прогимназиясеннән Людмила Барабошкинаның беренче бишлеккә эләгеп, “Россиянең ел тәрбиячесе-2015” бөтенроссия конкурсында номинация җиңүчесе булуы очраклы түгел, ди ул.

«Иң яхшы билингваль балалар бакчасы»

“Иң яхшы билингваль балалар бакчасы” конкурсы кысаларында быел 155 балалар бакчасы эшчәнлеге өйрәнелгән. Бөгелмәнең 31нче, Алабуганың 12 нче, Яр Чалының 70 нче, Казанның 261 нче, Чистайның 26 нчы, Теләче районы Сауш авылы бакчасы, Түбән Каманың 87 нче, Ютазы районының 5 нче, Питрәч районы Ленино-Кокушкино бакчасы, Биектау районы “Сандугач” балалар бакчасы бәйгедә иң яхшылары дип табылган. Министр Арча педагогик көллияте базасында икенче ел рәттән рус телле тәрбиячеләрнең татар телен белүен тикшерүгә республика һөнәри осталык конкурсы уздырылганын әйтте.

“Без мәктәпкәчә белем бирү сыйфатын бәяләү системасын булдыру өстендә эшлибез. Быелгы уку елында республиканың 8 балалар бакчасы халыкара методика буенча белем сыйфатына бәя бирүдә катнашачак”,  дип белдерде Энгель Фәттахов.

Татар-информ

Бәйле