Мошенниклар кешеләрне үзләрен поликлиника хезмәткәрләре дип таныштырып җәфалый башлаган.
Алар русиялеләрнең кәгазь медицина карталарын электрон картага алмаштырабыз дип вәгъдә итәләр, шалтыратканда смс-аша килгән кодны һәм СНИЛС номерын әйтүне сорыйлар. Бу хакта Дәүләт Думасының сәламәтлек сагы буенча дәүләт комитеты башлыгы Сергей Леонов белдергән. “Шалтыраталар да сәламәтлек саклау системасының меодернизациясе кысаларында кәгазь медицина картасы тиздән гамәлдән чыгарылачак һәм аны тиз арада электрон картага алмаштырырга кирәк, диләр. Шунда ук смс аша килгән кодны һәм СНИЛС мәгълүматларын әйтүне сорыйлар. Бу мәгълүматлар “Дәүләт хезмәтләре” порталын ватып керер өчен җитә”, – дип кисәтә депутат.
Булачак корбаны белән сөйләшкәндә мошенниклар, тиз карар кабул итүгә сылтанып, кешегә басым ясый башлыйлар.
Парламентарий поликлиникалар хезмәткәрләре мондый тәкъдимнәр белән шалтыратмый һәм шәхси мәгълүматларны бирүне сорамый, дип искә төшерде. Русиялеләр медицина карталарының ике төреннән файдалана ала, һәм аларның берсен гамәлдән чыгару турында сүз дә булмады, ди Леонов.
Әгәр шундый тәкъдим белән шалтыраттылар икән, Леонов шунда ук трубканы куярга һәм медицина учреждениесенә шалтыратырга киңәш итә. “Паникага бирелмәгез, мошенниклар басымына карамастан, ситуацияне аек акыл белән бәяләгез “, – дип нәтиҗә ясаган ул.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/news/inayat-m-za/2025-05-26/moshenniklykny-ya-a-t-re-chykkan-4250041 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday