Июльдән күпме түли башлыйбыз?

1 июльдән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен яңа тарифлар гамәлгә керә. 

Чаллыда суның 1 кубометры өчен бәя 29,9 сумнан 34,58 сумга арта.

Газның 1 кубометры өчен 8,41 сум түлисе була.

Су белән газга тарифлар 2025 елның 31 декабренә кадәр генә билгеләнә.

Электр энегиясе өчен тариф – газ плитәләре куелган өйләрдә 5,73 сум/кВт-сәг (НДС белән). Арту – 64 тиен. Электр плитәләре торган өйләрдә 4,88 сум/кВт-сәг (НДС белән) – арту 78 тиен. Авылда яшәүчеләр өчен – 4,19 сум/кВт-сәг (НДС белән), арту – 62 тиен.

«Татэнерго» АҖ тәэмин итә торган җылылык энергиясенә тариф гигаколория өчен 2319 сум 30 тиеннән 2795 сум 20 тиенгә күтәрелә.

Чүп-чар калдыклары белән эшләү өчен түләү Татарстанның көнчыгышында – «Гринта» регоператоры хезмәт күрсәтә торган урыннарда – 614,95 сум/куб.м. (НДС белән).

Күп фатирлы йортта яшәүче 1 кеше өчен түләү арту – 120,94 сум, шәхси йортта яшәүче 1 кеше өчен 131,19 сум тәшкил итә.

Гомумән алганда «коммуналка» өчен түләүләр 1 июльдә 17,5-22,3 процентка арта, диелә бу хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://chelny-izvest.ru/news/utility/novye-tarify-zkx-v-tatarstane-skolko-budem-platit-s-1-iiulia

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле