Популяр алып баручы Гөлназ Сәфәрова социаль челтәрләрдә шатлыгы белән уртаклашты.
«Горурлык хисе белән бу фотоны куям һәм яңалык белән бүлешәм.
Мин – «Бердәм Россия» тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе сайлауларына тәкъдим ителгән Рөстәм Миңнехановның иҗтимагый ярдәм штабы составында. Алда зур эшләр көтә», – дип язган Гөлназ.
«Эшләрегез нәтиҗәле булсын», «Син моңа лаек, котлыйм», «Әйбәт булган бу», – дип котлыйлар Сәфәрованы язылучылары.
«Берәр юньле әйбер килеп чыгарга охшап тора», «Мин үзем дә зур урында – көтү көтәм болында, диярсең» кебек шаян рухтагы комментарийлар да җитәрлек.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/golnaz-safarova-tormysynda-yanalyk-gorurlyk-xise-belan-bu-fotony-kuyam-5873908 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

