Россия пенсионерлары өчен кайбер ташламалар каралган. Алар турында Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Фәридә Мирзабалаева сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, пенсионерларга милеккә салым ташламалары бирелә, шулай ук пенсионерлар 6 сутыйдан кимрәк җир өчен салым түләргә тиеш түгел. Моннан тыш, төбәкләр транспортта йөрүгә 20дән 100 процентка кадәр ташлама бирә ала.
«Ерак төньяк районнарда һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдә яшәүче пенсионерларга 2 елга 1 тапкыр Россия Федерациясе территориясендәге ял итү урынына бару һәм кайту бәясен түләү чыгымнары компенсацияләнә», – дип өстәде Мирзабалаева.
Ялгыз яшәүче пенсионерларга яки пенсия яшендәге эшләмәүче туганнары, I һәм (яки) II төркем инвалидлар белән яшәүчеләргә капремонт өчен компенсация бирелергә мөмкин. 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен – 50 процент, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – 100 процент.
Ташламалар һәм аларны алу тәртибе турында «Дәүләт хезмәтләре» һәм Россия Социаль фонды сайтында белергә мөмкин, диелә хәбәрдә
ЧЫГАНАК: https://1prime.ru/20250630/lgoty-858972691.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

