Россия вузларында уку бәясе 2024 ел белән чагыштырганда 12 процентка арткан, шул исәптән Мәскәү буенча – 15,7 процентка. Бу хакта РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
чагыштырганда, 12 процентка үскән, шул исәптән Мәскәү буенча – 15,7 процент, Санкт-Петербург буенча – 11,1 процент, калган төбәкләр буенча – 11,3 процент», – диелә хәбәрдә.
Анда, 2025 елда Россиядә бакалавриат программалары буенча уку өчен түләү күрсәткече төбәк буенча уртача 2,4 айлык хезмәт хакыннан артмый, дип өстәделәр.
«Россиядә югары белем алу мөмкинлеге югары дәрәҗәдә: 2025 елда бюджет урыннары саны, 2020 ел белән чагыштырганда, 77 меңгә артты (541 741дән 619 610га кадәр). Шул ук вакытта төбәк югары уку йортларына, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан тыш, яңа уку елына 428 мең урын бирелде, бу – гомуми санның 73 процентын тәшкил итә. 11 нче сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценттан артыгы бюджет нигезендә көндезге уку формасына укырга керү мөмкинлеге белән тәэмин ителде», – дип хәбәр иттеләр министрлыкта, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://sn.ria.ru/20250707/stoimost-2027612411.html?in=l ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

