Татарстан халкының октябрь ахыры – ноябрь башында алты көнлек эш атнасы булачак. Бу ял көнен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерү белән бәйле.
Сишәмбе көнне, 4 ноябрьдә, бөтен Россия буенча Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтеләчәк. Россия халкы өч көн рәттән – 2, 3 һәм 4 ноябрьдә ял итә алсын өчен 1 ноябрь ял көне 3 ноябрьгә күчерелә.
Моннан тыш, 1 ноябрь, шимбә көнне, эш көне озынлыгы бер сәгатькә кыскартылачак.
ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-xalkynyn-kozen-6-konlek-es-atnasy-bulacak-5908298 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

