1 сентябрьне ял көн ясыйлармы?

Дәүләт Думасында «Гадел Россия – Дөреслек өчен» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев  1 сентябрьне ата-аналар өчен түләүле ял көне итәргә тәкъдим итте.

«Әйдәгез, 1 сентябрьне мәктәп укучыларының ата-аналары өчен чын бәйрәм итәбез – аларга түләүле ял көне бирик», – диде ул.

Гусев әйтүенчә, бу мәсьәлә буенча закон проекты эшләнелә. «Барлык фракцияләрне дә әлеге башлангычны хупларга чакырам. Гаиләләр «Белем көне» шатлыгын балалар белән бергә стрессыз гына уртаклаша алсын өчен», – дип өстәде ул.

Аның сүзләренчә, күп кенә ата-аналар өчен, бигрәк тә баласы беренче тапкыр мәктәпкә барганда, 1 сентябрь – дулкынлану һәм горурлык көне, тик һәр җитәкче дә аларның хәленә керергә әзер түгел.

«Кемдер ата-аналарны үз хисабына ял алырга мәҗбүр итә, кемдер бу көнне еллык ял хисабына бирә. Без исә тулы хокуклы, түләүле ял көнен закон белән ныгытырга тәкъдим итәбез», – дип йомгаклады Гусев.

ЧЫГАНАК:https://ria.ru/20250804/gosduma-2033152415.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле