Кичә Гөлназ Асаеваның ире Вилдан Шәмсетдиновның туган көне булган.
Гөлназ бүләк алуы турында социаль челтәрләрдә сөйләде.
«Мин Вилданга бүләк алдым. Ул барыбер минем телеграм-каналны карамый, шуңа әйтә алам. Бу бүләкне мин инде күптән аңа алырга теләгән идем. Беренчедән, ул нык кыйммәт. Һәм мин һәрвакыт: «Их, Вилданга шуны бүләк итәсе иде», – дип уйлый идем. Менә мин аны алдым һәм иртәгә бирәчәкмен. Ул бик шат булыр, дип уйлыйм, чөнки бу – «бомба», – дип сөйли ул.
Соңрак ул нинди бүләк икәнен дә әйткән. Беренчедән, бик затлы торт. Аңа “Вилданым, синең көнең белән, мин сине яратам!” дип язылган. Икенчедән, Швейцария сәгате икән. Кыйммәттер шул. Игелекле булсын!
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-08-05/g-lnaz-nindi-b-l-k-yasagan-bu-bomba-4338242 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

