Путин һәм Трампның матбугат очрашуында әйткән фикерләре

Россия һәм АКШ лидерлары Владимир Путин һәм Дональд Трампның Аляскадагы сөйләшүләре 2 сәгать тә 45 минут дәвам иткән. Чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, бу аларның иң озак шәхси сөйләшүләре булган.

Ул «өчкә-өч» форматында булды. Россия ягыннан сөйләшүләрдә Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков һәм РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров катнашты. Америка ягыннан – дәүләт секретаре Марко Рубио һәм махсус вәкил Стивен Уиткофф.

Аннан соң, Россия һәм Америка җитәкчеләре матбугат конференциясендә чыгыш ясады.

Владимир Путин:

  • Россия Украинадагы җайга салыну озак вакытлы булуын тели
  • Путин Трампны Мәскәүгә чакыра, АКШ җитәкчесе мондый сәфәрне мөмкин дип саный.
  • Россия Трамп администрациясенең Украинадагы кризисны хәл итүдә ярдәм итәргә теләвен күрә.
  • Россия Украина иминлеген тәэмин итәргә кирәк булу фикере белән килешә һәм моның буенча эшләргә әзер.
  • Россия Президенты белдергәнчә, очрашкач Трамп аны күршеләрчә сәламләгән.
  • Россия белән Алясканы бары тик Беринг бугазы гына аера, илләр – якын күршеләр.
  • Путин АКШ лидеры Дональд Трамп белән телефон аша сөйләшүләренең ихлас булуын әйтә.
  • Россия белән АКШның уртак эшчәнлек өчен юнәлешләре күп.
  • Россия Аляскада җирләнгән совет очучылары истәлегенә хөрмәт күрсәткән өчен АКШ хакимиятенә рәхмәт белдерә.

Дональд Трамп:

  • Трамп белдергәнчә, ул Путин белән Украина проблематикасының «күп кенә пунктларын» килештерә алган, әмма кайберләре буенча әле дә килешүләр юк
  • Трамп киләчәктә АКШ һәм РФ арасында нәтиҗәле очрашулар уздыруга өметләнүен белдерде.
  • Трамп белдергәнчә, аның фикеренчә, Путинның һәм аның үзенең Украинадагы конфликтны туктату теләге бер дәрәҗәдә
  • Трамп Путин командасын белүен әйтә, «ул босс кебек үк популяр», ди.

Матбугат очрашуыннан соң, Владимир Путин совет очучылары җирләнгән зиратка бара һәм чәчәкләр сала.

ЧЫГАНАК: https://t.me/rian_ru/310440

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле