Җырчы Ләйлә Галиева тәүге сольный концертын әзерли.
«Минем күңел – ирекле кош… Очар өчен яратылган.
Тәүге сольный концертым – минем өчен зур адымнарның берсе. Программаның аталышы да үзенчәлекле, күктән алынмаган. Мине анда икенче яктан күрәсегез», – дип, концертларына чакыра Ләйлә тамашачысын.
Ел башында Ләйлә белән Рөстәм Галиевлар аерылышты. «Безнең тарихка нокта куелды. Без Рөстәм белән аерылыштык. Безнең икебез өчен дә хәзер тормышта яңа этап башлана. Ләкин, бернигә карамыйча, безгә алга барырга кирәк. Бу теманы арытаба куертасым килми. Бу – безнең карар. Бер кешенең дә безне гаепләргә хакы юк», – дип язган иде Ләйлә социаль челтәрләрдә.
ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-08-16/minem-k-el-irekle-kosh-4351322 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

