1 сентябрьдә ял алу хокукын закон дәрәҗәсендә беркетергә тәкъдим итте

Дәүләт Думасына ата-аналарның 1 сентябрьдә ял алу мөмкинлеген закон дәрәҗәсендә беркетү турында закон проекты кертеләчәк. Эш бирүче бу көнгә ял бирүдән баш тарткан очракта, моны хезмәт нормаларын бозу дип санарга тәкъдим ителә.

Закон проектының авторлары – Дәүләт Думасының «Яңа кешеләр» фракциясеннән депутатлары Владислав ДаванковАнтон ТкачевӘмир Хәмитов Һәм Владимир Плякин. Инициатива РФ Хезмәт кодексының 128 маддәсенә (Хезмәт хакын сакламыйча ял бирү) үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.

«Ата-аналарның (опекуннарның, тәрбиягә алган ата-аналарның) уку елы башында баласын мәктәпкә озату өчен 1 сентябрьдә ял алу хокукын закон нигезендә беркетергә тәкъдим ителә», – диелгән аңлатма язуында.

Документта билгеләп үтелгәнчә, әлеге инициативаны гамәлгә ашыру гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытырга һәм ата-аналарның белем бирү процессына җәлеп ителгәнлеге дәрәҗәсен арттырырга ярдәм итәчәк.

«Мәктәптә уку елы башлану көнен бала белән бергә уздыру өчен 1 сентябрьдә ял бирүдән баш тарту хезмәт нормаларын бозу булып саналачак», – диелә закон проектына аңлатма язуында.

ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/duma-ata-analarnyn-1-sentyabrda-yal-alu-xokukyn-zakon-daraasenda-berketerga-takdim-itte-5909523

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле