«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган популяр блогер Миләүшә Шәйхисламова тагын операциягә керергә әзерләнә.
Миләүшә әле күптән түгел генә фономеналь рәвештә үзгәрде. Ашказанын кечерәйтү буенча операция ясатканнан соң, блогер кисәк ябыкты. Моннан соң аңа карата җәмәгатьчелек игътибары тагын да артты.
Әмма, кискен ябыгуы нәтиҗәсендә, блогерның яңа проблемалары барлыкка килгән. Хәзер ул күкрәкләренә операция ясатырга, аларны күтәртеп куярга, ягъни «подтяжка» ясатырга тели.
Миләүшә Шәйхисламова ябыкканнан соң битендәге җыерчыклары артуга да зарланган иде.
ЧЫГАНАК: https://iuruzan.ru/articles/novosti/2025-08-28/bloger-bashkirskaya-domohozyayka-gotovitsya-k-operatsii-4365251 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

