Аш-су блогеры Гөлнара Габдуллина социаль челтәрдәге сәхифәсендә гаиләсендәге шатлыклы вакыйга белән уртаклаша.
«Хәзер без бишәү. Улым, улыкаем, син минем өчен үзенчәлекле. Бәхетле бул, сабыем», – дип яза ул «Могҗиза көткәндә» дип аталган фотосессиясен күрсәтеп.
Гөлнара тормыш иптәше белән 2 кыз үстерә иде, хәзер, гаиләләрен тулыландырып, уллары да туды.
Блогерның ире – хәрби фельдшер, ул махсус хәрби операциядә. Ул гаиләсенә әйтмичә, «сюрприз ясап», кыска вакытлы ялларга кайтып тора.
Гөлнараның бертуган энесе махсус хәрби операциядә һәлак булды. «Миңа бу араларда нык авыр булды. Нәкъ шушы вакытта минем бәләкәчемә җан керде. Бик күпләр: «Малай булыр, аңа энеңнең җаны кергәндер», – диләр. Дөресен әйткәндә, кайчак үзем дә шулай уйлыйм», – дип сөйләгән иде ул.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/as-su-blogery-golnara-gabdullina-bez-xazer-bisau-5875134 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

