Җырчы Иркә ире турында яңалыклар әйтте

Җырчы Иркә социаль челтәрдәге сәхифәсендә ире Артур турындагы яңалыклар белән бүлеште. Аның ире махсус хәрби операциядән яраланып кайтты һәм үзе турында социаль челтәрдә сөйләмәүне сораган иде.

Менә Иркә язылучылары белән элемтәгә чыкты.

«Артурның да хәлләрен беләсегез киләдер инде. Аның да барысы да яхшы. Аллаһка шөкер!. Аз-маз спорт белән дә шөгыльләнә, үзенә электросамокат та алды, аның белән дә йөреп кайта. Төрле ярышларга да чакыра башладылар, анда да барып кайткалый. Бу сезонда Артур минем белән эшләячәк, бергә гастрольләргә йөриячәкбез. Җәй көне тавыш режиссерына укып алды. Үзебезнең аппаратурада утырачак. Концертларга килүчеләр аны да күрәчәк.

Аның турында сөйләшербез әле. 1 ел үтте инде. Мин, бу хакта сөйләшәсе килми, дип әйткән идем. Акрынлап, барысын да үзегез аңларсыз», – дип сөйләде җырчы.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yrcy-irka-ire-turynda-yanalyklar-aitte-5875237

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле