“Мәхәббәтнең эзе дә юк монда…”

“Матур яшәргә теләгән”, “Бай кияүгә чыкты”, “Мәхәббәтнең эзе дә юк монда, голый расчет” – Ринат Рәхмәтуллинның хатыны Динара турында ниләр генә язмыйлар?!

Ул Ринаттан 29 яшькә кече. Ләкин ударны тота белә.

Хейтерлар, 26 яшьлек кыз җырчыга акча өчен генә кияүгә чыккан, дип саный. Социаль челтәрләрдә ул дәгъваларга җавап бирде: “Динара иренең җилкәсендә утырмый һәм аның белән концертларда күңел ачу өчен йөрми, ә аңа акча эшләргә ярдәм итә”.

“Күпләр әлегә кадәр мине Ринат белән компания өчен йөрим дип уйлый. Бу дөрес түгел. Мин — тамашачы чын концертны күрсен һәм тоя алсын өчен бөтен сәхнә арты өчен җаваплы кеше», — дип язган Динара.

Аның сүзләренчә, ул – артист командасында администратор. Документлар, касса, тәүлеклек акчалар һәм хезмәт хакы өчен җаваплы. Аның бурычы – барысының да уянганлыгына, ашаганлыгына һәм репетиция ясаганнарына инану.

Динара тагын концерт директоры вазыйфасын башкара, ягъни тавыш, яктылык һәм экраннарны күзәтә. Шул ук вакытта Рәхмәтуллинаның тиешле белеме бармы-юкмы икәнлеге билгеле түгел. Кыз, шулай ук, җырчының шәхси ярдәмчесе булып эшли: костюмнарын әзерли һәм тиешле тәртиптә урнаштыра, шулай ук артистны шәһәрләр буйлап йөртә. Төне буе йокысыз руль артында утыра ала.

Ләкин бу гына түгел әле. Җырчының хатыны туйларда һәм юбилейларда барлык чыгышларны контрольдә тотуын, графикларны һәм юлларны күзәтеп торуын белдерә.

“Минем шәхси миссиям дә бар, мин — Ринатның ярдәмчесе, — дип язган Динара.— Һәм, әлбәттә, мин – аның хатыны. Бу янәшә булу, сәхнәгә чыкканчы һәм соңыннан ярдәм итү дигән сүз. Бу, мөгаен, иң мөһим рольдер”.

Хатыны белән артист 2022 елда исерек килеш авария ясап, колониягә эләккәнче танышкан булган. Моңа кадәр ул шундый ук мәддә буенча хөкем ителгән иде инде. Ринат Динарага үзен колониягә озатканчы ук тәкъдим ясаган. Динара аның белән күрешергә колониягә барып йөргән. “Голый расчетлы” кеше шулай йөри аламы?

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-09-25/m-h-bb-tne-eze-d-yuk-monda-4401987

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле