Табиблар пациентның сәламәт бөерен алып аткан

Бурятиядә табиблар пациентларны бутаган һәм хатын-кызның сәламәт бөерен алып аткан. 

Улан-Удэ онкология үзәгендә хирург операциядән соң «15 сантиметрга 7 сантиметр зурлыктагы шешне» алып ату турында әйткән. Әмма, соңрак, кисеп алынган органның сәламәт булуы ачыкланган.

Бурятия сәламәтлек саклау министры урынбасары Наталья Логина хатын-кыздан «килеп чыккан ситуация һәм тискәре кичерешләр» өчен гафу үтенгән.

Тикшерү комитеты «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә җитди зыян китерү» маддәсе нигезендә җинаять эше ачкан.

Зыян күргән пациент хатын медицина учреждениесеннән яңа бөер күчереп утыртуларын яисә акчалата компенсация түләүләрен таләп итә, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/tabiblar-pacientnyn-salamat-boeren-alyp-atkan-5875595

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле