Ике атна дәвамында гранат суты эчегез!

-- Лейла

Бу җимеш яман шеш барлыкка килүдән дә саклый.

Халык арасында бик популяр җимешне ашау организмдагы ялкынсынуны киметергә ярдәм итәчәк. Токсиколог-табиб, медицина фәннәре докторы Михаил Кутушов әнә шундый фикер белдерә.

Сүз анар җимеше һәм аның суты турында. Бу җимеш ашказанындагы ялкынсынуны киметеп кенә калмыйча,
гөмбәчекләргә һәм бактерияләргә каршы үзлеге аркасында стоматит һәм пародонтиттан да саклый.

“Гранатта булган матдәләр рак күзәнәкләренең артуын акрынайта, кайбер очракларда хәтта аларны юк итә”, — дип ассызыклый белгеч.

Бу җимешнең симерү, метаболитик синдром һәм 2нче типтагы диабет авырулары булганда нәтиҗәсе көчле. Анарда антиоксидантлар бар, алар кан басымын төшерергә ярдәм итә. Бу артериаль гипертония белән авыручыларда үткәрелгән сынаулар белән расланган.

Анар җимеше, шулай ук, артритларны дәвалауда һәм хәтерне яхшыртуда ярдәм итәчәк, ди белгеч. Холестеринны киметү һәм кан тамырларын ныгыту өчен ул ике атна дәвамында көн саен бер стакан анар суты эчәргә киңәш итә.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/raznoe/2025-10-23/ike-atna-d-vamynda-granat-suty-echegez-4438139

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле